Туганайлар

Бирнә бистәрләре

Кряшенский узор

Бирнә сүзе ничек ясалган икән? Кияүгә китәсе кызга бирү мәгънәсендәме, әллә кияү йортына бирәсе әйберләрне күздә тотып микән? Ничек кенә булса да тамырында "бир" һәм "бирү" бар

Бу сүз хәзер инде сирәк ишетелә, чөнки кияүгә китәсе кызга әти-әнисе кирәк-яракны көненда кибеттән җыя да кайта. Ә бит элгәре кыз баланы 7 яшьтән каба артына утыртып, "әйдә, үзеңә бирнә җыя башла" дип киндер көнҗәләсе саудырганнар (эрләткәннәр). Һәм шул яшьтән кыз бала үзенә бирнәгә тастымаллар, бистәрләр, чаршаулар, ашъ-яулыклар, аяк чолгаулары, бүләккә алъяпкычлар, салфеткалар суга-чигә башлаган. Яшь киленнең осталыгын, булганлыгын шушы бирнә малына карал бәяләгәннәр дә инде. Хәзергеләр генә түгел, инде безнең буын да бирнә әзерләп (сугып-чигеп) кияүгә чыкмады, а кибеттән генә җыйды. Шулай да җоласына туры килсен диптер, кайберәүләр бистәрләр чиктеләр. Яшь килен бием өен киендергәч, туган-тумача, күрше-тирә өчен аның чиккән әйберләре "визит карточкасы" булып, андый киленнәрне үрнәк итеп, озак искә алалар иде. Узды, ул заманнар да артта калды, кайчандыр уңганлык символы булган бирнә бистәрләре дә хәзер сандыкларда саргая. Түбән Кама шәһәрендә гомер итүче Чистай кызы Сковородникова Галина, яшьлеген сагыныпмы, сандыкларын актарган. Керәшен Ялтаны авылы 6олыннарының чәчәкләрен өлге итеп үзе чиккән бистәрләрен, әрәм ятмасыннар дип, керәшен музеена җибәргән. Кул артың җиңел булсын Галина Александровна! Рәхмәт җаусын! Синең үрнәгеңдә бәлки кайберәүләр сандык малын җилләткәндә, булачак керәшен музеен да, киләчәк буынны да искә алырлар, дип ышанып калабыз!

Теги:
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов:
Реклама