Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Безнен газит

Безнен газит

1921 жылда "Кызыл Ӓлям" газитынын №66 санында чыккан язманы тәкъдим итәм

      Ӓӱӓле иске режимдя онотолган, жугалган, меске кряшен калкы, Совет власы урыннашкач, бютян калык белян тигез кюренеб, ӱз гажитен чыгара  башлады. Мыҥар инде ике жыл тулды. Бу кӧнгя чаклы безнен “Кызыл Ӓлям” гажитебез безгя ней бирде микян? Безнен арада урысча белеӱче ӓз булганныктан урысча гажитляр бик укылмый, укылса да тейешлечя аҥналмый. Гажит укымыйчы, илдя ней булганын белмейче урман кейеге тормошо белян тороу багыты ӱтте. Безнен ӓле дя томаналык бик шяб. Кюб чагында аны-мыны аҥнамыйчы дошманнар сюзеня караб, жаҥгыш жулга керябез. Ӱзебезнен эшкя ӱзебез карышы ӓлеге ауыр тормошно тагы да кӧчяйтеб ӱзебезгя зыян жасыйбыз. Мыннан шушы гажит арткылы гына котолачакбыз.

Гажиття безгя белергя кирякле безнен падшалыкта да, чит падшалыкларда да булган эшляр жазылыб киля. Укыб барган кешегя арыу белемнек алырга мӧҥким. Алай булса да шушы кӧнгя чаклы без кряшенняр бердя алга китя алмадык. Гажиття жазылган безнен колакка житмей, ӓӱӓлегечя теле озон кешелярнен ӓйтмешеня ышаныб килеӱчеляр кюб табыла. Мына бӧгӧнгӧ кӧннӧ дя безнен Китяк вулысы тирясендя, бигряк кряшенняр арасында Николайнын энесен Михаилне падша итеб куярга постановление булган диб бер кауга жӧрӧй. Бу каугага аҥы бар кеше ышанырлык меней? Мыҥа ышаныу – безнен “Кызыл Ӓлямебезнен” тейешлечя пайдасын кюрмягянебезне белдеря.

Гажитебез кюбтян чыга башласа да, барыб житмягян жирляре бар шул. Анда урысчадан кючергян статьяляр геня жазыла киля. Ӱз тормошыбыздан бер нястя дя кысылмаганныктан, гажитебез ӱзебезнеке булыб ук кюренмей. Кючергян жазыулар ӓммя нейдей аҥнарга читен тел белян жазыла. Шуҥар кюря безнен арада гажитебез кюҥелдян укылмый.

Гажитнен барыб житмягян жирлярен тӧзятеӱ безнен кулда. Ауыл арасында кайда булса да булган эшлярне жакшысын-жаманын жазыб редакциягя жибяреб торойок. Бу эшкя ӓрбер жазарга, укырга белгян кеше тотонорга тейеш. Редактор жазыу араларыннан жакшыларын сайлаб гажиткя бастырыр. Шунын арткылы тӧрлӧ ӧяздя, тӧрлӧ вулыста тороучы кряшенняр бер-беребезнен тормошон белеб торорбыз. Жаман-зыянны эшлярне киметеб, жакшы пайдалыларын арттырыб, жакшы тормош корорбыз. Тик кюб ауыл советлары гажит таратырга тырышыб тормаганныктан, редакция ӱзе тырышсын ыйы диб ӱтенябез.

Бӧгӧнгӧ кӧннӧ гажитне котлаб торган сайын жакшыга ӓйлянер диб, озак гумер теляб сялям итябез. Бу эшне алыб барыучыга ряхмят укыйбыз.

Ф.Семенов, Китяк вулысы, Арча кантуны.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев