Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Бала чакта Иисус Христос гӧл ӱстергян

Курмятле газит укучыларыбыз, Татарстан Республикасынын атказанган ӱняр эшлеклесе, Татарстан ӓм Россия композиторлар берлеге иясе Геннадий Макаровнын “Борон заманда, изге калада...” исемне музыкаль-поэтик композиция белян ӧлӧшляб таныштыруны дяуам итябез.

Бу ӓсярнен жазылыуы  тарихына килгяндя аны автор ӱзе жазды. “Бу алынган ӓсярне элекеге кряшен телендя жазыу сябябе шул: ата-бабалардан калган тел-культура мирасы белян бӧгӧнгӧ заман кешеляре танышырга теляк белдереб тора. Аннан инде перспективада тарихи культура катламнарын заманча алымнар аша пропагандалау ӓм этник тамырларыбызны ныгытыу, казерге заман культура ӓйлянясеня кертеӱ амяле дя киряк”,- дей автор.

Бала чакта Иисус Христос гӧл ӱстергян

Бу мясялдя кешеляр ӧчӧн ӱз-ӱзеҥне корманга китереӱ ӓм кичереӱ темасы жаҥгырый. Христос гӧлляр ӱстеря – калыкка белемнек ӓм ӧмӧт биря. Ӱзен корманга китерә, башкаларны жаҥа тормошка бяхиллей. Башкаларга гӧл, ӱзеня чянечке.

 

Бала чакта Иисус  Христос бакчада гӧлляр ӱстергян;

“Гӧлляр ӱсеб житкяннян суҥ, гӧл ӱремем булыр”, – дигян.

Гӧлляр матур чячяк аткач, балаларны Ул чакырган;

Алар беряр чячяк алгач, гӧл бакчасы бушаб калган.

 

“Ӱзеҥә нейдян ӱрерсеҥ? бакчада гӧлляр калмады!”

“Оноткансыз, – дигян Иисус – чянечкеляр миҥа калды”.

Анын ӧчӧн баш ӱремен чянечкелярдян ӱрделяр;

Гӧл  кеүек  кан тамчылары Анын  башын  бизяделяр.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев