Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Алабуга ягы керәшеннәре ничек киенгән? Фото

Алабуга ягы керәшеннәре ничек киенгән? Фото

Этнограф Валентина Максимова Алабуга ягы керәшеннәренең киенү комплексы турында аңлатты

Европа художнигы Карл Гунның ХIХ ахырында керәшеннәрне төшергән рәсемнәре бар. Ул аларда керәшеннәрнең “баш бәйләү” һәм киенү үзенчәлекләренә игътибар иткән.

Шушы арада гына Валентина Максимова Алабуга ягы керәшен кызы курчагын әзерләгән, костюм комплексы теккән.

- Алабуга ягы керәшен кызының башында ул заманда мари да, удмурт та, чуаш та, керәшеннәр дә кигән ак калфак, ә аның өстеннән чачак. Чачак Мамадыш, Балык Бистәләренеке шикелле генә түгел, ә тасмалар белән матурланган. Бу нәрсәне Алабугалылар хәзер үзләренә кайтарсыннар иде.

Аларның тагын, бүтән беркемдә дә булмаган, ука якалы бик матур җиләннәре бар. Күрәсең, моны бай кызлары кигәндер. Ул затлы материалдан тегелгән булган. Алъяпкыч, күлмәк кройлары буенча хатыннарныкы кебек, материалы белән генә аерылган. Күпчелек өйдә суккан тукымадан теккән, байраклар ефәктән кигән. Тамаксасы да байлыгына карап булган. Ә менә хатыннарның баш киеме нык аерылып торган. Хатыннар тәңкәләр (маңгай тәңкәсе) белән бизәлгән баш киеме кигәннәр, ярлылар тәңкәсезне, - ди Валентина Максимова.


Бу темага: Алабуга керәшеннәренең милли киемнәре

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев