Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

1917 жылнын кӧзӧндя Минзяля каласында бер оло кряшен жыйыны булган

1917 жылнын кӧзӧндя  Минзяля каласында бер оло кряшен жыйыны булган

Минзялядя чыга торган кряшен газите “Хабярляр”не пайдалы газит диб, аны атна сайын чыга торган булсын дигянняр

Узган кӧзнӧ Минзяля каласында бер оло кряшен жыйыны булган. Жыйынга тӧрлӧ ауыллардан сайланыб 70 кеше килгян. Кряшен жыйынын жасарга тырышыучылар Минзялядяге крестьян депутатлары советындагы кряшенняр булган. Жыйында председатель булыб Биш ауылнын батюшкасы Павел Романов сайланган.
Жыйылган кряшенняр кряшен арасында белемнек бик ӓз икянен аҥнатканнар. Калыкны ачылдырыр ӧчӧн кирякле эшлярне жиреня китерергя тейешлекне кабыл иткянняр. Россиядя жаҥа кӧнняр тыугач кряшеннярне кайсы жуллар белян алыб барыу арыуырак булыр икян диб тя исябляшкянняр.
Минзялядя чыга торган кряшен газите “Хабярляр”не пайдалы газит диб, аны атна сайын чыга торган булсын дигянняр. Газит бастырыу расхоты ӧчӧн кряшен ауылларында бӧтӧн Минзяля ӧязендя ӧй сайын иллешяр тейен акча жыймакчы булганнар. Аннары Минзяля кряшеннярен бер жыйынга ойоштороб, аларнын кирякляреня бергяляшеб булышыр ӧчӧн “Уездный крещенский православный культурно-просветительский комитет” тӧзӧгянняр.
Минзялягя жыйылган кряшенняр эшлярен иман белян башлаганнар. Эшлясе эшлярен бетергяч, итясе киҥяшлярен иткяч, тагы да тау итеб, теляк итеб, таралганнар. Минзяля кряшенняренен уйаныб эшкя тотонганнарына без чын кюҥелдян сӧйӧнябез. Шушындый жыйыннар ил сайын булгаласа, кряшенняр бер-берсен таныб, ӱзляреня кирякне аҥнаб, бергяляшеб эшлярен алга алыб барырлар. Тора-бара илдя иткян киҥяшлярне тикшереб, бӧтӧн кряшен калкына кирякле пайдалы жулларны тӧзяр ӧчӧн тӧрлӧ губирналарда тороучы кряшенняр бер оло съезд да жасарлар диб ӧмӧтлянябез.
Бу съездны жыйыу эшен Казандагы кряшен калкы жыйыны жиреня китерер диб торабыз.

Р.Д. [Роман Павлович Даулей (1873–1949)]

“Кряшен газите” (№4) 22 февраль (7 март) 1918 жыл

Фото Геннадий Макаров архивыннан.  Зәй район  Чыбыклы авылы. 1948 ел

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев