“Туганайлар” газетасы беренче тапкыр “Идел-Пресс” типографиясендә басылды

11.01.2018 12:12 | Хәбәрләр Печать

“Туганайлар” газетасы беренче тапкыр “Идел-Пресс” типографиясендә басылды

Хөрмәтле һәм кадерле газета укучыларыбыз!

Бүген “Туганайлар” газетасының 2018 елның беренче саны дөнья күрде. Безнең өчен бу тарихи вакыйга. Чөнки, “Туганайлар” газетасы беренче тапкыр Казан шәһәрендә “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексында басылды. Моңа кадәр газетабыз Яр Чаллы каласының “Глагол” ҖЧҖ типографиясендә басыла иде.

Чаллыда басылган газетабыз укучыларына атна-ун көндә генә килеп җитә иде. “Идел-Пресс” типографиясенә күчү, бу уңайсызлыкларны бетерү өчен эшләнелде. Хәзер “Туганайлар” үз укучысына тиз арада килеп җитәр, дип ышанып калабыз.

Газетабызга 2018 елның беренче яртыеллыгына язылып та, килми калу очрагы булса, редакциягә хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Редакция адресы:

420066, Татарстан, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт

Электрон адрес: Этот e-mail адрес защищен от спам-ботов, для его просмотра у Вас должен быть включен Javascript

Сайт: http://www.tuganaylar.ru/

Телефон: 8 (843) 222-06-07

 


Туганайлар


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить